news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә электр энергиясенә тарифларны үзгәртүне 2026 елның 1 октябренә күчерделәр

2026 елда Россиядә электр энергиясенә тарифлар 1 октябрьдә үзгәрәчәк. Бу хакта Федераль монополиягә каршы хезмәт матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Известия».

«Бу барлык җайга салына торган тариф карарларын вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлаталар ведомствода.

Федераль монополиягә каршы хезмәт искәрткәнчә, тарифларны индексацияләүне күчерү турындагы боерыкны ведомство эшләгән. Документ электр энергиясенә тарифларны индексацияләү срогын 2026 елның 1 июленнән 1 октябренә күчерүне күздә тота. Карар 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына Россиянең социаль-икътисади үсеше фаразы белән туры килә.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, күчерү регионнарда регулятор килешүләр төзү шартларын һәм тарифларны исәпләү буенча методик күрсәтмәләрне куллану үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк. Монополиягә каршы хезмәт шулай ук халык өчен тарифларның чик дәрәҗәләрдән артмавын контрольдә тота, һәм кирәк булганда түләүнең нигезсез үсешен булдырмау өчен чаралар күрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot