news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә экстремистик материаллар тараткан өчен җаваплылыкны арттырдылар

Дәүләт Думасы экстремистик материаллар исемлеген киңәйтү турында закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Аларны тараткан өчен административ җаваплылык яный, дип хәбәр итә «Парламентская газета».

Хәзер Россиядә федераль исемлектә булган экстремистик материалларны тарату, аларны ясау яки саклау өчен штрафлар каралган. Үзгәрешләрне исәпкә алып, «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында»гы законга кертелгән экстремистик материалларны таратучыларны да, аларны ясау һәм саклау өчен дә җаваплылыкка тарта башлаячаклар.

Мәсәлән, мондый әдәбиятка Германия милли-социалистик партиясе, Италия фашистлар партиясе, Нюрнберг трибуналы карары нигезендә җинаятчел дип танылган төркемнәр, хәрәкәтләр лидерларының хезмәтләре, шулай ук югарыда әйтелгән берләшмәләр белән хезмәттәшлек иткән оешма лидерларының сурәтләре һәм чыгышлары керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100