news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә экскурсоводларның бердәм реестрын булдырырга җыеналар

Россиядә экскурсовод, гид һәм гид-тәрҗемәчеләр реестры барлыкка киләчәк. Аның карамагындагы кагыйдәләрне премьер-министр Михаил Мишустин раслады.

Реестр Ростуризм сайтында урнаштырылачак. Аңа музейларда һәм күргәзмә залларында эшләүче экскурсоводлар, шәһәр гидлары һәм тәрҗемәче-гидлар турында тулы мәгълүмат керәчәк. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Реестрга эләгүгә дәгъва кылучылар махсус комиссияләрдә аттестация узарга тиеш. Алар туризм өлкәсендә башкарма хакимиятнең төбәк органнары тарафыннан булдырылачак. Шулай ук реестрга экскурсовод, гид һәм гид-тәрҗемәче хезмәтләре күрсәтергә хокуклы төбәкләр турында белешмә кертеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100