Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә дизель ягулыгы экспортына тыю керттеләр
Россиядә дизель ягулыгы экспортына тулы тыю кертелгән. Карар эчке базарга товарлар китерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте РФ вице-премьеры Александр Новак Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт белән киңәшмәсендә.
Элегрәк РФ Хөкүмәте дизель ягулыгы экспортына аны җитештерүчеләргә вакытлыча тыю тараткан иде. Чикләү хөкүмәтара килешүләр кысаларында гамәлгә ашырыла торган китерүләргә кагылмаячак.
Моңа кадәр Россиядә дизель ягулыгы экспортын аны җитештерүче булмаган компанияләр өчен генә тыю гамәлдә булган. Кабул ителгән карардан соң чикләү базарның барлык катнашучыларына да кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз