news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Дәүләт хезмәтләрендә теркәлгән номерларның актуальлеген тикшерә башлаячаклар

РФ Хөкүмәте гражданнар Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн теркәлү өчен куллана торган телефон номерларының актуальлеген тикшерү өчен чаралар планын раслады. Документ номерларның конкрет кулланучыларныкы булуын тикшерүне күздә тота. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Әгәр номерның хисап язмасы хуҗасы исеменә теркәлмәгәнлеге ачыкланса, ул системадан чыгарылачак. Чара мошенниклар чит аккаунтларга мобиль номерлар аша керү очракларын булдырмауга юнәлтелгән.

Чараны гамәлгә ашыру өчен җаваплы итеп Цифрлар министрлыгы, Финанс министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) һәм Федераль иминлек хезмәте билгеләнгән. Йөкләмәне үтәү срогы 2026 елның IV кварталына билгеләнгән.

Хакимият инициатива кибермошенниклыкның масштабларын киметер дип өметләнә. Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, 2024 елда мондый җинаятьләрдән килгән зыян 200 миллиард сумнан артык булган. Зыян күрүчеләрнең дүрттән бер өлеше диярлек – пенсионерлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot