Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Дәүләт Думасына сайлаулар буенча кампания рәсми рәвештә старт алды
Россия Президенты тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны билгеләү турындагы указга кул куйды. Тавыш бирү 2026 елның 20 сентябрендә узачак.
Парламентның түбән палатасына сайлаулар катнаш система буенча узачак: Татарстан халкы сәяси партия өчен дә, үзләренең бер мандатлы округы буенча кандидат өчен дә тавыш бирә алачак.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, указга кул кую масштаблы федераль сайлау кампаниясенә рәсми старт бирелүен билгели. Иң җаваплы этап – көзге тавыш бирүгә практик әзерлек чоры башлана. Аның сүзләренә караганда, алда гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү, партияләр һәм кандидатлар белән үзара хезмәттәшлек, комиссия әгъзаларын укыту һәм сайлаучыларга мәгълүмат бирү белән бәйле зур оештыру эше тора. Төп бурыч – сайлауларны ачык, легитим һәм республика халкы өчен максималь уңайлы итеп уздыру.
Кампанияне оештыру һәм уздыруга Татарстанның 65 территориаль (шул исәптән 6 округ) һәм 2743 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз