news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Дәүләт Думасына сайлаулар 20 сентябрьдә узачак

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау Россиядә 20 сентябрьдә узачак. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларының вәкаләтләре чоры биш ел тәшкил итәчәк – 2031 елның сентябренә кадәр.

Тавыш бирү көне айның өченче якшәмбесе булачак, парламентның түбән палатасы гамәлдәге чакырылышның вәкаләтләре шул вакытта тәмамлана. Шуңа күрә тавыш бирү көтелә торган көн – 2026 елның 20 сентябре.

Дәүләт Думасында депутатлар саны элеккечә калачак – 450 депутат. Сайлаулар катнаш система буенча узачак: 225 депутат партия исемлекләре буенча, тагын 225 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Сайлауларда беренче тапкыр Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре халкы катнашачак. Шуңа бәйле рәвештә бер мандатлы округларның чикләре яңадан каралды: Донецк Халык Республикасында – өч округ, Луганск Халык Республикасында – ике, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә берәр округ булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot