news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә даруларга бәяләр төшкән

Россиядә 16 июльдән 22 июльгә кадәр барлык даруларга да бәяләр төшкән. Бу хакта РИА Новости Росстат мәгълүматларына нигезләнеп яза.

Росстат мәгълүматларына караганда, бу вакыт аралыгында поливитаминнар – 0,3 процентка, левомеколь, безнең илдә җитештерелә торган анальгин, нимесулид, ренгалинга бәя 0,1 процентка арзанайган.

Ай башыннан анальгетикларга бәя 0,58 процентка, нимесулид - 0,05 процентка, левомеколь - 1,16 процентка, валидол - 0,33 процентка, ренгалин - 0,87процентка, эргоферон - 0,48 процентка, поливитаминнар 1,07 процентка арзанайган.

news_right_1
news_right_2
news_bot