news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә дарулар җитештерүне арттырачаклар

Социаль әһәмияттәге авырулардан безнең ил даруларын җитештерүне арттыру мәсьәләсе хәл ителде, дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. РИА Новости шул турыда яза.

«Социаль-әһәмиятле бер төркем авырулар буенча үзебезнең дару препаратлары җитештерүне арттыру мәсьәләсе хәл ителде», – диде Мурашко. Бу хакта ул «Россия сегодня» медиатөркем матбугат үзәгендә «Фарммедобращение» Бөтенроссия конференциясендә белдерде.

Ул соңгы елларда дарулар һәм медицина эшләнмәләрен теркәү механизмнарын камилләштерүнең зарурлыгын, шул ук вакытта сыйфат контроле таләпләре кимемәвен искәртеп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100