news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңа төрле авыру китереп чыгара торган талпаннар тапканнар

Төмән медицина университеты галимнәре чума һәм Көнбатыш Нил бизгәге авыруларын таратучы талпаннарның яңа төрен ачкан. Бу хакта «Российская газета» яза.

Уку йорты хезмәткәрләре бик күп әдәбият (шул исәптән кытай һәм япон телләрендә дә) өйрәнгән. Себердә һәм Монголиядә табылган паразитлар Spinturnicidae һәм Macronyssidae семьялыкларына каравын ачыклаганнар.

Беренче семьялыкка кергән бөҗәк бартонеллез, ә икенчесе берьюлы берничә куркыныч табигый инфекция (талпан энцефалиты, боррелиоз Көнбатыш Нил бизгәге, бөер синдромы белән геморрагик бизгәк, туляремия һәм чума) тарата.

Талпаннар Бурятиядә һәм Тывада табылган. Аларны кулканатлылар тараткан.

Галимнәр тышкы паразитлар аркасында (талпаннар, борча, кан эчкеч чебеннәр) ярканатлар авыру китереп чыгара торган күп санлы авыруларны актив тарата, дип кисәтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100