news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус буенча барлык чикләүләр бетерелә

Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр бетерелә. Әмма хәл начарлана икән, алар янәдән гамәлдә булачак, дип сөйләделәр Роспотребнадзор (Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте) матбугат хезмәтендә.

Бу битлек режимына, төнге сәгатьләрдә кафе һәм рестораннар эшен тыюга һәм башка чараларга кагыла. Карар авырулар санының шактый кимүенә бәйле рәвештә кабул ителгән, ул февральдән 64 тапкырга кимегән.

«Соңгы дүрт айда Россиядә Сovid-19 буенча эпидемия процессының интенсивлыгы тотрыклы кимүе күзәтелә. Авырулар санының бер атналык күрсәткече 64 тапкырга (февраль урталарында 907,6дан хәзерге 14,06га кадәр) кимеде һәм минималь күрсәткечләрдә тора», - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте барлык пациентларның да диярлек - 93 проценты, вирусны җиңел формада яки симптомсыз рәвештә кичерүен искәртә. Өстәвенә, җәй көне «омикрон»ның яңадан көчәеп китү ихтималы бик аз.

Чикләүләр бетерелүгә карамастан, Россиядә коронавирусның яңа очракларына мониторинг үткәрү һәм эпидемия процессы барышын контрольдә тоту дәвам итәчәк.

Татарстанда битлек режимының гамәлдә булуы бер айга иртәрәк – 6 июньдә туктатылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100