news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Covid-19 белән хастаханәгә эләгүчеләр саны бер көн эчендә 13 процентка кимегән

Узган тәүлектә коронавирус белән авырган 3 713 кеше Россия хастаханәләренә дәвалау өчен салынган.

Әлеге вирус аркасында госпитальләргә эләгүчеләр саны 13,4 процентка кимегән. Инфекциягә каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Шул ук вакытта 35 306 пациент тулысынча сәламәтләнгән. Covid-19 аркасында чыккан чирләрдән 291 кеше үлгән. Шуларның алтысы – Татарстанда.

Россиядә коронавирус белән авыручыларның гомуми саны - 14 661. Иң күп авыручылар Мәскәүдә (1 072), Санкт-Петербургта (734) һәм Мәскәү өлкәсендә (314) теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot