news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә COVID-19 белән авыруның 32 меңнән артык яңа очрагы теркәлгән

Россиядә соңгы атнада 32 меңнән артык COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Бу узган атна белән чагыштырганда 29,8 процентка күбрәк, дип хәбәр итте Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости яза.

Сишәмбе Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың сәламәтлек саклау өлкәсендә субъектларның башкарма хакимият органнары, территориаль органнар һәм хезмәт учреждениеләре җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсе булды.

«2024 елның 37нче атнасы нәтиҗәләре буенча Россиядә 32 меңнән артык COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, бу узган атнага караганда 29,8 процентка күбрәк», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100