news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә соңгы атнада коронавирус белән авыручылар саны арткан

Россиядә соңгы атнада коронавирус белән авыручылар саны 9,7 процентка арткан. Бу хакта журналистларга яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча федераль оператив штабта хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

«Узган атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткече 100 мең кешегә 73,39 тәшкил итте һәм узган атна белән чагыштырганда, 9,7 процентка күбрәк. Россия Федерациясенең 51 субъектында, шул исәптән ил буенча уртача 26 төбәктә авыручылар саны арткан», — диелә хәбәрдә.

Россиядә соңгы атнада коронавирус белән авыручы 9 451 кеше хастаханәгә салынган. Бу —узган атнага караганда 5,2 процентка күбрәк. Госпитализацияләр саны Россиянең 44 субъектында, шул исәптән 22 төбәктә артты, дип билгеләп үттеләр оператив штабта.

Бер атна эчендә коронавирус инфекциясе белән авырган 97 345 кеше савыккан, бу — узган атнага караганда 39,8 процентка күбрәк. 49 нчы атнада 148 кеше вафат булган, дип төгәллек кертәләр оператив штабта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100