news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Россиядә коронавирус белән авыручылар саны август азагында артачак

Россиядә Covid-19 белән авыручыларның максималь саны август азагында көтелә, өстәвенә, авыручылар саны көн саен арта барачак. Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре Анатолий Альтштейн шундый фикердә. «Труд» сайты шул турыда яза.

«Авыручылар саны арта барачак, үсеш якынча август ахырына кадәр булачак. Мин моны башка илләрдә ВА.4 һәм ВА.5 вирусын йоктыручыларның ничек авыруына нигезләнеп әйтәм. Эпидемия башланганнан соң бер ай уза, бездә (күтәрелеш) июль азагында башланды, димәк, август азагында пик булырга тиеш», – ди вирусолог. Аның сүзләрен РИА Новости язып чыкты.

Аның фикеренчә, коронавирус белән авыручылар саны артудан Россия сәламәтлек саклау системасына зур йөкләнеш көтелми. Альштейн «омикрон» вакытында чирнең чагыштырмача җиңел формада узуын, гадәттә, хастаханәдә дәвалану кирәк булмавын әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100