news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Covid-19 белән авыручылар саны бер атнада 25 процентка арткан

Россиядә узган җиде көндә коронавирус белән чирләүчеләр саны бер атна элек булган күрсәткечтән 25 процентка арткан. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Мисалга, 11 июльдән 17 июльгә кадәр Россиядә 28 085 кеше вирус йоктырган. 4 июльдән 10 июльгә кадәр – 22 452 кеше. Басмада билгеләп үтелгәнчә, соңгы күрсәткечләр бу елның май аендагы иң югары күрсәткечкә якынлашкан, өстәвенә, илдә чирләүчеләр саны өченче атна рәттән арта бара.

Covid-19 таралу коэффициенты хәзер 1,34 дәрәҗәсендә саклана. Бу күрсәткеч февраль башыннан бирле иң зур сан.

Шулай ук вируслы кешеләрне хастаханәгә салу очраклары 5 процентка диярлек артты: 7629 очрактан 8003 очракка кадәр, үлүчеләр саны кими.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100