Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә COVID-19 белән авыручылар арткан
Россиядә соңгы атнада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 30,1 процентка арткан. Журналистларга бу хакта яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча федераль оператив штабтан хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.
«Узган атнада 100 мең кешегә яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткече 18,32 тәшкил итте һәм узган атна белән чагыштырганда 30,1 процентка артты. Авыру очраклары Россия Федерациясенең 72 субъектында, шул исәптән уртача алганда, ил буенча 22 төбәктә арткан», — диелә хәбәрдә.
Соңгы атнада Россия Федерациясендә коронавирус белән авыручы 3781 кеше хастаханәгә озатылган, бу узган атна белән чагыштырганда 19,2 процентка күбрәк. Госпитализация саны Россиянең 56 субъектында, шул исәптән 28 төбәктә артты, дип билгеләп үтәләр оператив штабта.
Коронавирус инфекциясеннән савыгучылар саны бер атна эчендә 20 754 булган, бу узган атнага караганда 32 процентка күбрәк. 61 кеше вафат булды, дип төгәллек кертәләр оператив штабта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз