news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә COVID-19 белән авыру очраклары атна эчендә 7,2 процентка арткан

Узган атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткече 100 мең кешегә 17,7 очрак тәшкил иткән һәм узган атна белән чагыштырганда 7,2 процентка арткан. Бу хакта Хөкүмәтнең «Объясняем.РФ» мәгълүмат порталы хәбәр итә.

Мәсәлән, бер атна эчендә 3051 россияле хастаханәгә салынган, бу узган атнага караганда 4,3 процентка күбрәк.

Авыру очраклары арту 39 субъектта теркәлгән. Шул исәптән 11 төбәктә ул ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Үз чиратында, Татарстанда бер атна эчендә 402 авыру очрагы ачыкланган, 370 кеше савыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot