news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә чит ил паспортын гамәлдән чыккан дип тану сәбәпләрен расладылар

Чит ил паспортын югалту, шәхси мәгълүматларны үзгәртү, гамәлдә булу вакыты чыгу һәм башка берничә сәбәп чит ил паспортын гамәлдә түгел дип тануга сәбәп булырга мөмкин. Бу закон проектын йомгаклау укуында Дәүләт Думасы кабул итте. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

Төзәтмәләр «Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында»гы законга кертеләчәк. Чит ил паспортларыннан тыш, алар дипломатик һәм хезмәт документларына кагыла.

Депутатлар фикеренчә, шул рәвешле коррупция куркынычын һәм вазифаи затларның вәкаләтләрен үз мәнфәгате өчен файдалану мөмкинлеген киметеп булачак.

Югарыда күрсәтелгән сәбәпләрдән тыш, җенесне алмаштырган, документ хуҗасы үлгән, илдән чыгу чикләнгән кешеләрнең документны саклауга тапшырмаган, гражданлыгы туктатылган очракларда чит ил паспорты яраксыз дип танылырга мөмкин. Шулай ук паспортны югалган яки урланган бланкта рәсмиләштерү дә гамәлдән чыгару өчен нигез була, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot