news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә чикләрне узуга бәйле ковид-тыюлар гамәлдән чыгарыла

15 июльдән башлап Россиядә чик узу белән бәйле ковид-тыюлар гамәлдән чыгарыла. Бу турыда Россия Хөкүмәтенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Россиягә Белоруссиядән автомобильдә килгән кешеләргә ПЦР-тест күрсәтергә кирәк булмый. Башка ил кешеләре өчен бу шарт гамәлдә кала.

Бу карарны оперштаб утырышында кабул иткәннәр. Утырышны вице-премьер Татьяна Голикова уздырган.

2 июльдән башлап җәмәгать туклануы урыннарының төнлә эшләвенә, битлек кию режимына кагылышлы чикләүләр бетерелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot