Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә коронавирусның «Цербер» штаммын йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган
Россиядә коронавирусның «омикрон» вариантлары булган «Цербер» һәм BQ.1 штаммнары яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
«Яңа BQ.1/BQ.1.1 субвариант ачышлары теркәлмәгән», - диелә белдерүдә.
Тулаем алганда, Россиядә Сovid-19 буенча эпидемия процессының тотрыклылыгы күзәтелә, дип билгеләп үттеләр ведомствода. Авырулар саны 38 төбәктә күзәтелә. 26 төбәктә ул Россиядәге уртача күрсәткечләрдән артып киткән.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, «Цербер» һәм BQ.1 вариантлары коронавирусның башка вариантларына караганда кешедән кешегә тизрәк күчә. Россиядә бу мутацияләрнең ачыклануы турындагы мәгълүмат октябрь ахырында барлыкка килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз