news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә чакырылыш яшен 30 яшькә кадәр арттыралар

Россиядә чакырылыш яшен 30 яшькә кадәр арттыралар
Владимир Васильев

Армиягә чакырылыш яшен 18 яшьтән 30 яшькә кадәр арттыралар. Бу хакта Дәүләт Думасы сайтында чыккан хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы закон проектының икенче укылышына төзәтмәләрдә әйтелгән.

«Хәрби хезмәткә чакырылу турындагы карар хәрби хисапта торучы яки тормаучы, әмма хәрби хисапта торырга тиешле һәм запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атларга карата кабул ителергә мөмкин», диелгән документта.

«Ведомости»га Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов сөйләгәнчә, закон проектын бүген берьюлы икенче һәм өченче укылышларда карарга җыеналар.

Аның сүзләренчә, комитет 21 июльдә икенче укылышка кертелгән төзәтмәләрне караганда, чакыру яшен 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булачак дип карар иткән. Шулай итеп, башлангыч чик элеккечә калачак, чөнки «бик күп егетләр нәкъ менә 18 яшьтә хезмәт итәргә тели», диде Картаполов.

news_right_1
news_right_2
news_bot