news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә чайлдфри пропагандалаган өчен 5 миллион сумга кадәр штраф кертелә

Дәүләт Думасы чайлдфри пропагандалаган өчен административ җәза бирү турында закон проектын икенче һәм өченче укылышта тулысынча кабул итте. Бу хакта «Дума ТВ» Телеграм-каналы хәбәр итә.

Депутатлар әлеге проектны бертавыштан кабул итте. Закон нигезләмәсе интернеттагы, массакүләм мәгълүмат чараларындагы, рекламадагы һәм кинофильмнардагы мәгълүматка карый. Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Володин фикеренчә, бала табудан аңлы рәвештә баш тарту пропагандасын тыю – Россия киләчәге турында закон.

Хокук бозучыларга штраф яный. Гражданнар өчен аның күләме 50-100 мең, вазифаи затлар өчен 100-200 мең, юридик затлар өчен 800 мең -1 млн сум була. Әгәр шундый мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында яки интернетта чыкса, физик затлар өчен штраф 100-200 меңгә, вазифаи затлар өчен 200-400 меңгә, юридик затлар өчен 1-4 миллионга кадәр арта.

Мондый хокук бозу өчен штрафның иң зур суммасы – 5 млн сум. Бу җәза Интернет һәм матбугат чаралары кулланып, балигъ булмаганнарга юнәлдерелгән пропаганда кулланган өчен юридик затларга яный. Бу очракта гражданнар өчен штраф 400 меңгә кадәр, вазифаи затларга 800 меңгә кадәр була.

Закон бу идеологияне тараткан чит ил кешеләренә дә кагыла. Хокук бозу очрагы табылса, аларга 100 меңгә кадәр штраф һәм Россиядән куылу яный. Шулай ук 15 тәүлеккә кулга алыну һәм илдән куылу җәзасы да булырга мөмкин. Әгәр бу хокук бозу интернетта яки массакүләм мәгълүмат чараларында булса, штраф суммасы икеләтә арта. Балигъ булмаганнар арасында чайлдфри пропагандасы алып барган өчен 400 мең штраф яный. Ике очракта да чит ил кешеләре Россиядән куыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100