news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә чәчәк авыруына каршы яңа вакцина барлыкка килергә мөмкин

«Вектор» үзәге чәчәк авыруына каршы яңа вакцина («Ортопоксвак») теркәргә ниятли. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына шул хакта заявка килгән инде. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек  федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Роспотребнадзорның «Вектор» вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына чәчәк авыруына каршы дүртенче буын вакцинасын теркәүгә заявка җибәрде», - диелә хәбәрдә.

Хәбәр ителгәнчә, препарат осповакцина һәм башка ортопоксвирус инфекцияләрнең тере, әмма көчсезләндерелгән вирусы нигезендә ясалган. 1979 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы чәчәк авыруының җиңелүе турында игълан итсә дә, мәңгелек туңлыкның эрү зоналарында вирусның «иреккә чыгуы» аркасында мондый куркыныч саклана. Моннан тыш, хәзер Африканың кайбер илләрендә маймылларда чәчәк авыруы таралган. Африкадан читтә – Бөекбритания, Израиль, Сингапур һәм АКШта чирне йоктыру очраклары ачыкланган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100