Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә быел яңа туган балалар өчен бүләкләргә ГОСТ барлыкка киләчәк
2026 елда Россиядә яңа туган балалар өчен бүләк комплектларына илкүләм стандарт эшләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Роскачество башлыгы Максим Протасов хәбәр иткән.
Агентлыкка биргән интервьюсында ул күп кенә төбәкләрдә мондый җыелмаларны тапшыру практикасы булуын сөйләгән. Аның сүзләренчә, иң яхшы мисалларны гомумиләштерергә һәм төбәкләр өчен киңәш сыйфатында илкүләм стандарт булдырырга кирәк.
Булачак стандартның эчтәлеген шәрехләп, Роскачество башлыгы әни кешенең бала тудыру йортыннан нинди продуктлар һәм продукция җыелмасы белән чыгарга тиешлеген, яңа туган сабый өчен эталон тартманың нинди составта булырга тиешлеген билгеләргә кирәклеген билгеләп үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз