news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә быел алты көнлек эш атнасы бер генә тапкыр булачак

Россиялеләр өчен быел алты көнлек эш атнасы бер генә тапкыр — 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр булачак. Ял көнен шимбәдән дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерделәр, дип сөйләде РИА Новостига «Работа.ру»ның персонал һәм оештыру үсеше буенча директоры Юлия Санина.

«2025 елда россиялеләрне бары тик бер алты көнлек эш атнасы көтә: 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр. Шул ук вакытта 1 ноябрьдә эш көне кыска булачак», — диде Санина.

Хөкүмәтнең 2025 елда бәйрәм һәм ял көннәрен раслау турындагы карары нигезендә, ял көне шимбәдән, 1 ноябрьдән, дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерелде. Шуңа күрә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм яллары 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100