news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы киңәйтелде

Россиядә түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы киңәйтелде. Тиешле карарны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.

2024 елдан 2026 елга кадәр медицина оешмалары мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) акчалары хисабына кирәкле җиһаз һәм инвентарь сатып ала алачак сумма арттырылган. Элек лимит 100 мең сум тәшкил иткән, ә хәзер 400 мең. Моннан тыш, тарифка инвентарь һәм җиһазларны техник хезмәтләндерүгә чыгымнар да өстәлгән.

Моның ярдәме белән 2024 елдан югары технологияле медицина хезмәтләренең бер өлеше ОМС база программасы буенча күрсәтелә. Шулай ук мондый ярдәм күрсәтүче табиблар өчен хезмәт хакы коэффициентларын арттыру кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot