news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бурычлы затлар һәм банкротларның чит ил паспортын ала башлаячаклар

Россиядә бурычлы затлар һәм банкротларның чит ил паспортын ала башлаячаклар

Россиядә ел ахырына кадәр бурычлы затлар һәм банкротларның чит ил паспортын алу кагыйдәләре барлыкка киләчәк. Хәзер федераль ведомстволар шуны әзерләү белән шөгыльләнә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Федераль суд приставлары хезмәте мәгълүматлары буенча, соңгы биш айда гына да 6,6 миллионнан артык россияле чит илгә чыгарга рөхсәт ителмәгән бурычлы затлар исемлегенә эләккән. Яңа кагыйдәләр кертелгәч, приставлар яки чик сакчылары аларның чит ил паспортларын алыр дип көтелә. Документны бурычны түләгәннән соң гына кире кайтарып булачак.

Россия Адвокатлар гильдиясе вице-президенты Никита Филиппов аңлатканча, чит ил паспортын алган вакытта аның хуҗасына рәсми кәгазь биреләчәк, шуның буенча документны кире кайтарырга мөмкин. Аңа кадәр паспортлар миграция хезмәтендә сакланачак.

Белгеч билгеләп үткәнчә, карарда бурычлы затны документ тапшыру өчен приставка мәҗбүриләп китерү ихтималы булган очраклар да билгеләнәчәк.

«Элегрәк тә, тикшерелә торган закон кабул ителгәнче үк кайбер категория гражданнардан, әгәр аларның Россиядән чыгу хокукы чикләнгән булса, паспортларын алырга мөмкин иде», - дип өстәде Филиппов.

Әмма практикада бу чара кулланылмаган диярлек.

news_right_1
news_right_2
news_bot