news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бурычлар өчен дачаларны һәм участокларны алырга тәкъдим иттеләр

Россиядә хуҗа кеше өч яки аннан да күбрәк ел макчатчан һәм әгъза кертемнәрен түләмәгән очракта, аның бакчачылык ширкәтендәге дачасын алырга мөмкиннәр.

Исәпләүләргә гомуми кулланылыштагы җирләргә салым, инфраструктурага хезмәт күрсәтү, электр энергиясе һәм башкалар да керә, дип сөйләде «Этажи» федераль компаниясенең шәһәр читендәге күчемсез милек үзәге җитәкчесе Антон Сауков. Компания бу инициатива белән хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Гадәттә, бу ташландык җирләр (хуҗасы үлгән, варислар кулланмаган, ташлап китүчеләр һәм башкалар), бакча ширкәтләрендә мондый җир кишәрлекләре 10-20 процент тирәсе, дип хәбәр итте Сауков.

Әмма гамәлдәге кагыйдәләр буенча, аларны җир кишәрлеге бәясе белән бурыч күләме туры килгән очракта гына алырга һәм сатарга мөмкин. Бу бик сирәк була, ә бурыч буенча иск вакыты нибары өч ел тәшкил итә, дип өстәде эксперт.

Альтернатива буларак, максатчан һәм әгъза кертемнәре өчен дәгъва вакыты күләмен өч елдан ун елга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.

«Бу дача җәмгыятьләренә бурычлары күп булган хуҗалардан җир кишәрлекләрен алырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки бу чор өчен кишәрлек бәясе дача бергәлеге алдындагы бурыч суммасына туры килергә мөмкин», диелә «Этажи» компаниясенең Министрлар Кабинетына җибәрелгән хатында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100