news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бүгенннән өч көнлек эш атнасы башланды

Россиядә өч көнлек эш атнасы башланды, дип искәртте РИА Новостига Superjob сервисының юридик практика директоры Александр Южалин.

«2025 елның маенда россиялеләрне ике кыска эш атнасы көтә. Шуның берсе бүген башланды. 5, 6 һәм 7 май — эш көннәре», — диде ул.

Южалин аңлатканча, мондый график шимбәгә туры килгән 4 гыйнвар ялын 2 майга күчерү аркасында килеп чыккан. Моннан тыш, якшәмбедән, 23 февральдән, бәйрәм көне пәнҗешәмбегә, 8 майга күчте.

«Эш бирүчеләр бәйрәм алды эш көннәрен бер сәгатькә кыскартырга тиеш – бу офис хезмәткәрләренә дә, читтән торып яки график буенча эшләүчеләргә дә кагыла. Искәрмәләр — эшкәртү компенсацияләнә торган өзлексез производстволар өчен генә», – дип йомгаклады ул.

Озын яллар аркасында май аенда 18 эш көне һәм 15 ял көне булачак, шуларның икесе — бәйрәм көне.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100