news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бу атнада коронавирус йоктыручылар саны 2020 елның апреленнән алып иң азы булган

Бу атнада Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 2020 елның апреленнән бирле иң азы булып чыккан. Бу хакта ТАСС агентлыгы инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Илдә коронавирусның 32 627 очрагы ачыкланган, бу моннан алдагы җиде көн белән чагыштырганда 15 процентка диярлек азрак.

Ковид корбаннары да 2020 елның августыннан бирле иң азы булган. Бу атнада коронавирустан 724 (моннан алдагы атна белән чагыштырганда 21 процентка диярлек азрак) үлем очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта, үлем-китем күрсәткече үзгәрмәгән (2,07 процент).

Штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы җиде көндә 12 832 пациент хастаханәгә озатылган. Бу узган атнага караганда 8 процентка азрак.

Коронавирустан терелеп аякка басучылар саны кимүен дәвам итә: әгәр 2-8 майда 54 680 кеше савыккан булса, 9-15 майда ул 43 781гә (20 процентка азайган) калган. Савыккан пациентлар коронавирус белән авыручыларның 96,6 процентын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100