news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бөтен пенсионерлар 25 февральгә кадәр өстәмә индексация үткәрелгән пенсия алачак

Иминият пенсияләре түләнә торган барлык россиялеләр дә 25 февральгә кадәр 9,5 процентка индексацияләнгән түләүләр алачак. РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Әгәр пенсияне өйгә китерсәләр, пенсионерлар үзләренең инде өстәмә индексация үткәрелгән һәм 3 февральдән 25 февральгә кадәр гыйнвар өчен өстәмә индексация ясалган пенсиясен күрәчәк. Әгәр акча банк картасына килсә, аны инде 1 февральдән үк күчерә башладылар», - дип искәртте парламентарий.

Депутат шулай ук һәр пенсионерның пенсия ала торган үз датасы булуын әйтте. «Аны РФ Социаль фонды сайтында белергә мөмкин», - дип билгеләп үтте Стенякина.

2025 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерлар өчен дә, эшләүчеләре өчен дә иминият пенсияләре 7,3 процентка арттырылды. Әмма 2024 елда фактик инфляция, Росстат мәгълүматлары буенча, 9,52 процентка тигез булды. Шунлыктан Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән 1 февральдән 40тан артык социаль түләү һәм пособиеләр индексацияләнде. Ил Хөкүмәтенең шул хактагы карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100