news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бөртекле культураларның уңышы 2024 елга караганда югарырак булыр дип көтелә

Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Патрушев Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу барышында 2025 елда Россиядә бөртекле культураларның уңышы, 2024 ел белән чагыштырганда, 10 процентка югарырак булыр дип көтелә, дип сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Вице-премьер сүзләренчә, фаразлар буенча, уңыш 135 миллион тонна тәшкил итәчәк, шул исәптән 88 миллион тонна бодай. Патрушев билгеләп үткәнчә, илдә уңышны актив җыеп алу дәвам итә һәм соңгы алты елда дәүләт ярдәме һәм заманча технологияләр ярдәмендә җыелган ашлык тотрыклы рәвештә 120 миллион тоннадан артып китә.

Патрушев белдергәнчә, ирешелгән күрсәткечләргә карамастан, Президент карары нигезендә, 2030 елга бөртеклеләр җитештерү күләмнәрен өстәмә арттыру ысулы эзләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot