Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә «больничныйлар» буенча түләүләр үзгәрү турында сөйләделәр
Больничныйның максималь күләме көненә 6,8 мең сумга кадәр үсәчәк, дип хәбәр итә «Известия» газетасы Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән. Бу хакта РИА Новости яза.
«Больничныйның максималь суммасы иминият кертемнәрен исәпләү өчен чик базаны исәпкә алып билгеләнә <...> Күрсәткеч узган ел өчен уртача хезмәт хакы үсеше темплары артуга карап, ел саен индексацияләнә», – диелә басмада.
2026 елда больничный өчен 6,8 мең максималь түләү алу өчен 2024 елда аена 183 меңнән башланган һәм 2025 елда 233 меңнән башланган хезмәт хакы, шулай ук имендә сигез ел стаж кирәк.
Басма язганча, бүген россиялеләр көненә дүрт мең сумга кадәр больничный ала, ә 2025 елда ул артачак һәм 5,7 мең сум була.
Ведомство искәрткәнчә, больничный буенча түләү һәр эшчегә стажына һәм хезмәт хакына карап индивидуаль түләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз