Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә биометрия буенча торак алу һәм сату мөмкинлеге барлыкка киләчәк
2026 елның 1 июленнән биометрия Россиядә күчемсез милек белән килешү төзегәндә шәхесне раслауның өстәмә ысулы булачак. Бу хакта экспертлар һәм аналитиклар мәгълүматларына таянып, «РИА Новости» хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, биометрия Росреестрга документларны электрон рәвештә тапшырганда шәхесне раслауның өстәмә ысулы булачак. Яңа норма торак, йортлар һәм җир кишәрлекләрен сату-алу килешүләрендә, шулай ук бүләк итүдә һәм документларны онлайн-тапшырганда милек хокукының күчүен теркәүдә кулланылачак.
Шул ук вакытта яңалык гадәти процедураларны гамәлдән чыгармый. Биометрияне файдаланган өчен аерым түләү кертелми, шуңа күрә дәүләт пошлинасы һәм теркәлү бәясе үзгәрмәячәк.
Биометрияне куллану мөмкинлеге ипотека килешүләрендә дә каралган, әмма банклар өстәмә таләпләр куя алачак.
«Банк өстәмә таләпләр куярга хокуклы, һәм дистанцион рәсмиләштерү өчен аерым килештерү таләп ителәчәк, ә күчемсез милек арендасы бу нормага эләкми – бу килешүләр өчен элеккеге кагыйдәләр сакланачак», – дип билгеләде Россия һәм БДБ илләре халыкара күчемсез милек агентлыгы директоры Валерий Тумин.
Бердәм биометрик система төрле цифрлы сервислар өчен кулланыла, шул исәптән контактсыз түләү, транспортта йөрү, бизнесны дистанцион ачу, күпфункцияле үзәктә хезмәт күрсәтү һәм электрон имза рәсмиләштерү. Кулланучы хезмәтләрне алу ысулын сайлый алачак – паспорт буенча яки биометрия кулланып.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз