news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә биометрия аша финанс операцияләр башкаруга бәйле мошенниклык очраклары булмаган

Россиядә биометрия кулланып түләү сервисларына законсыз рәвештә керү очраклары булмаган. Бу хакта ТАССка Бердәм биометрик система операторы – Биометрик технологияләр үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Оешмада ассызыклауларынча, биометрик идентификация бүгенге көндә финанс операцияләр уздыруның иң ышанычлы ысулларының берсе булып тора. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, илдә биометрик мәгълүматларны кулланып финанс операцияләр башкаруга бәйле мошенниклык очраклары теркәлмәгән.

«Банк сервислары шәхесне алмаштыру омтылышларыннан ышанычлы саклана, өр-яңа криптография куллана, ә биометрия кулланучының җайланмасында түгел, ә регуляторларның кырыс таләпләренә туры килә торган дәүләт системасында саклана», - дип билгеләделәр Биометрик технологияләр үзәгендә.

Моннан тыш, смартфоннарда FaceID куллану шулай ук куркыныч булмавы билгеле булды. Бу очракта биометрик мәгълүматлар локаль рәвештә җайланманың үзендә саклана һәм, мәсәлән, экранны ачу яки кушымталарда авторизация узу өчен кулланыла.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, заманча гаджетлар «җайланмага законсыз рәвештә керү өчен фото, видео яки дипфейклар кулланудан ышанычлы саклана».

news_right_1
news_right_2
news_bot