1 июньнән Россиядә яңа буын чит ил паспортларын бирүгә гаризалар кабул итү кабат башлана, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.
«Агымдагы елның 1 июненнән электрон мәгълүмат йөртә торган чит ил паспорты бирү турында гаризалар кабул итү яңартыла», – дип яза «РИА Новости».
Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» Россиядә вакытлыча яңа үрнәктәге һәм 10 ел гамәлдә була торган чит ил паспортларының «техник сәбәпләр аркасында» бирелмәвен хәбәр иткән иде. Аерым алганда, документлар бирү Казанда туктатылды. Татарстанның күп функцияле үзәгендә чит илгә китәргә теләүчеләргә иске үрнәктәге паспорт алырга киңәш иттеләр.