news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә биометрик чит ил паспортларын яңадан бирә башладылар

Россиядә биометрик чит ил паспортларын яңадан бирә башладылар. Бу хакта «Известия» газетасы Гознак компаниясенә сылтама белән хәбәр итә.

Паспортларны яңадан бирә башлаулары һәм моның стандарт режимда алып барылуы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Әмма гаризалар күп булу сәбәпле, паспорт алу вакыты озаерга мөмкин.

2 февральдә яңа үрнәктәге электрон чит ил паспортлары алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү вакытлыча туктатылган иде. Гознак компаниясендә моны документларга сорау зур булу аркасында килеп чыккан техник сәбәпләргә бәйләп аңлаттылар.

Яңа чит ил паспортлары уникаль чип белән җиһазландырылган, шуңа күрә алар биометрик документ санала. Яңа үрнәктәге паспортлар 10 елга исәпләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100