news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә беренче тапкыр Мәрҗани хезмәтләре рус теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителәчәк

14 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә татар дини-илаһият мирасының рус теленә тәрҗемәләрен һәм репринт басмаларын тәкъдим итү була.

Фундаменталь әсәрләр беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителгән, ә димәк, рус телле укучылар хәзер алар белән таныша алачак һәм революциягә кадәрге татар дин галимнәренең фәнни казанышларын бәяли алачак. Бу хакта ТР Диния нәзаәрте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәрҗемә ителгән авторлар арасында – Ш.Мәрҗани, М. Бигиев, М.-З. Чистави (Камалов) хезмәтләре, репринт басмаларның авторлары арасында Шәйхел-Ислам Хәмиди, Кыйвам-Кара Зөлфәкәри, Коддус Абдурахманов, Атаулла Убәйдуллин, Зариф Әмирхан бар.

Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар», «Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф» һәм «Мөкаддимәт... » әсәрләре илебезнең дин гыйлеме фикере антологиясенең җәүһәре булып торачак. Алар – татар тарихы һәм мөселман галимнәренең, шул исәптән татар галимнәренең биографияләре турында.

Барлык китаплар – тәрҗемәләр һәм репринтлар – Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан РИИда һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында әзерләнгән һәм нәшер ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot