news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы 2022 елның август-сентябрь айларында узачак. Конкурсның оештыру комитеты эше турында Дәүләт Думасында Россия халыклары телләрен саклау буенча түгәрәк өстәлдә РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева хәбәр итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.

«Бу бәйге «Россиянең иң яхшы укытучысы» һәм «Россиянең иң яхшы тәрбиячесе» кебек дәрәҗәле конкурслар сафында булыр», - диде Анна Тимофеева.

Конкурсны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100