Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә беренче сыйныф укучыларына тәртип өчен билге куелмаячак
Беренче сыйныф укучыларына тәртип өчен билге куелмаячак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы белдерде.
Мәктәптә укучыларның үз-үзләрен тотышын «үрнәк», «рөхсәт ителә торган» һәм «ярамый торган» шкала буенча бәяләүне кертү мөмкинлеген күздә тота, әмма бу нигезләмә беренче сыйныф укучыларына кагылмый.
Киләсе уку елында үз-үзеңне тотышны бәяләү системасы һәр төбәкнең ун мәктәбендә кертеләчәк, ә аннары илнең барлык гомуми белем бирү оешмаларына таралачак. Мәгариф министрлыгында бәяләү мәктәп укучыларының дисциплинасын, социаль хезмәттәшлеген, шәхси сыйфатларын һәм уку активлыгын исәпкә алачак, дип ачыклык керттеләр.
Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институтының баш белгече Марина Конева билгеләп үткәнчә, үз-үзеңне тотышка бәя класс җитәкчеләре, укытучы-предметниклар һәм педагог-психологлар катнашында коллегиаль рәвештә куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз