news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бер төн эчендә Украинаның 81 пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр

ПВО көчләре бер төн эчендә 81 Украина пилотсыз очкычын юк иткән, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 19 – дрон Брянск өлкәсендә, 17 — Курск өлкәсендә, 13е Смоленск өлкәсендә юк ителгән. Берничә БПЛА Волгоград, Орлов, Ростов, Белгород, Әстерхан һәм Рязань өлкәләрендә, шулай ук Кырым өстендә тотылган. Бер пилотсыз очкыч Мәскәү төбәге өстендә бәреп төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot