news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бер төн эчендә Украинаның 155 пилотсыз очкычы юк ителгән

Һава һөҗүменнән саклану системасы узган төндә Россия төбәкләрендә Украинаның 155 пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«2 июльдә Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 3 июльдә Мәскәү вакыты белән 7.00 сәгатькә кадәр төнлә һава һөҗүменнән саклану системасы Тверь, Тула, Смоленск, Калуга, Белгород, Брянск, Курск, Ростов өлкәләре, Краснодар крае, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы территорияләре һәм Азов һәм Кара акваторияләре өстеннән 155 Украина очкыч тибындагы пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot