news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бер төн эчендә Украинаның 11 пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр

Һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Украинаның 11 пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Тула өлкәсендә – өч, Белгород һәм Курск өлкәләренә – икешәр, Брянск, Калуга, Орел өлкәләрендә һәм Кырымда берәр пилотсыз очу аппараты юк ителгән.

«Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Татарстанда очышларга вакытлыча чикләүләр кертелүе турында хәбәр иткән иде. Мәскәү вакыты белән 07.30 сәгатьтән - Казан аэропорты, 08.00 сәгатьтән Түбән Кама аэропорты эшенә чикләүләр кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot