news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бер төн эчендә 55 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Узган төндә һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 55 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.

«Узган төн дәвамында һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Украинаның самолет тибындагы 55 пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде: Ростов өлкәсе территориясендә – 27 БПЛА, Брянск өлкәсе территориясендә – сигез БПЛА, Әстерхан өлкәсе территориясендә – алты БПЛА, Воронеж өлкәсе территориясендә – алты БПЛА, Волгоград өлкәсе территориясендә – биш БПЛА, Курск өлкәсе территориясендә – ике БПЛА һәм бер БПЛА – Белгород өлкәсе территориясендә», - диелә ведомство хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot