news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бер тәүлек эчендә 120 урман янгынын сүндергәннәр

Россиядә урман янгыны хезмәтләре тарафыннан бер тәүлек эчендә 120 табигый янгынны сүндерүгә ирешкәннәр. Бу хакта «Авиалесоохрана» федераль бюджет учреждениесе хәбәр итә.

Янгыннарның гомуми мәйданы 20 мең 57 гектар тәшкил иткән. Аларның иң зур өлеше (36 урман янгыны) Красноярск краенда урнашкан.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республикада урман янгыннарын кисәтүне махсус контроль алырга кушуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot