news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бер ел эчендә пенсияләр күләме 14,5 процентка арткан

2023 елның февралендә билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме 19 337 сум тәшкил итте һәм 2022 елның феврале белән чагыштырганда 14,5 процентка артты. Бу хакта Росстатның 2023 елның гыйнвар-февралендә Россиядәге социаль-икътисади хәле турында докладында әйтелә, дип яза «Российская газета».

2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8 % ка индексацияләнгән. Уртача өстәмә бер мең сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта 2022 елда инфляция үсеше аркасында иминият пенсияләре өлешләп артты. Башта традицион рәвештә гыйнварда 8,6 процентка, ә аннары 2022 елның июнендә Президент Владимир Путин карары буенча пенсияләрне 10 процентка индексацияләү үткәрелде. Ул вакытта алар уртача ике мең сумга диярлек арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100