Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә бер ел эчендә мандариннар 25 процентка арзанайган
Россиядә зур сәүдә челтәрләрендә мандариннарның минималь бәясе 2025 елда, узган ел белән чагыштырганда, уртача 25 процентка кимегән. Бу хакта күпканаллы ваклап сату компанияләре ассоциациясе (АКОРТ) президиумы рәисе Станислав Богданов хәбәр иткән, аның сүзләрен ТАСС китерә.
Богданов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә мандариннарның бәясе 1 килограмм өчен 100 сумнан башлана.
Ул шулай ук, кибет форматына карап, киштәләрдә әлеге җиләк-җимешнең 2дән 11гә кадәр төре тәкъдим ителүен ассызыклады. Яңа ел алдыннан исә, россиялеләргә сайлау мөмкинлеге бирү өчен, мандариннарның ассортименты киңәйтеләчәк.
Аның сүзләре буенча, ассортиментта иң популяр сортлар арасында: төрек һәм абхаз мандариннары, клементиннар, Муркотт, Надоркотт, мини-мандариннар, яфраклы гибридлар һәм азия сорты Халлабон бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз