Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә бер ел эчендә карбыз һәм кавынга бәяләр арзанайган
Россиядә 2025 елның июль-август нәтиҗәләре буенча 1 кг кавын 87 сум торган. Бу – 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3 процентка кимрәк. Өстәвенә, әлеге җимешне сатып алулар саны соңгы 12 айда 10 процентка арткан, дип күренә «Чек индекс» порталы аналитикасыннан.
1 кг карбызның уртача бәясе соңгы елда 2 процентка, 52 сумга кадәр төшкән. Әмма бу җимешкә ихтыяҗ 12 ай эчендә 8 процентка кимегән.
Июль-август айларында россиялеләр ешрак 6-9 кг авырлыктагы карбыз, 4-7 кг авырлыктагы кавын сатып алганнар.
«Карбыз сатуда үзгәрешләр үзебезнең сезонлы карбызларның барлыкка килүе белән бәйле. Быел аларның базарга чыгуы узган елга караганда бераз соңрак булды. Бу үз чиратында кавын һәм экзотик сортлар ягына кызыксынуны күчерде. Аерым алганда, төшсез һәм сары карбызлар сизелерлек кыйммәтрәк, әмма ел саен сатып алучылар тарафыннан зур кызыксыну уята. Ул арада тәкъдимнәрнең югарырак күләме һәм узган елның югары базасы хисабына уртача бәя узган елгы дәрәҗәдән дә түбәнрәк булып чыкты», - дип аңлаттылар аналитиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз