Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә бер атна эчендә коронавирус белән авыручы 1172 кешене хастаханәгә салганнар
Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны соңгы атнада 31,6 процентка арткан. Бу хакта яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб хәбәренә сылтама белән РИА Новости яза.
«Узган атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткече 100 мең кешегә 3,7 тәшкил итте һәм аннан алдагы атна белән чагыштырганда 31,6 процентка артты. Ил буенча уртача күрсәткечләргә караганда, Россия Федерациясенең 53 субъектында, шул исәптән 10 төбәктә авыручылар саны арткан», — диелә хәбәрдә.
Соңгы атнада Россиядә коронавирус белән авыручы 1 172 кеше хастаханәгә салынган, бу узган атнага караганда 13,2 процентка күбрәк. Ил буенча уртача күрсәткечкә караганда, Россиянең 36 субъектында, шул исәптән 11 төбәктә хастаханәгә салу саны арткан, дип билгеләп үттеләр оператив штабта.
Бер атна эчендә коронавирус инфекциясе белән чирләүче 3 655 кеше савыккан, бу узган атнага караганда 17,8 процентка күбрәк. 16 кеше бер атна эчендә үлгән, дип белдерәләр оперштабта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз